«Җылылык һәм иминлек утравы»: әдәби кунакханә (18+)

7 октябрь көнне 10 нчы санлы китапханә «Җылылык һәм иминлек утравы» әдәби кунакханәсенә гомеренең алтын чорына җиткән укучыларын, дусларын чакырды. Чара Халыкара өлкәннәр көненә багышланды. 

Бу бәйрәм өлкәннәребезгә карата тирән хөрмәт хисен белдерергә һәм намуслы хезмәтләре, олы тормыш тәҗрибәсе, зирәк акыл һәм яхшылыклары өчен чын күңелдән рәхмәт сүзләрен җиткерергә мөмкинлек бирә. Чара башында җылы котлау сүзләре белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты М.З. Мингалимов, Чаллы Шәһәр Советы депутаты Р.А. Бадиков һәм «Наш дом» җирле иҗтимагый үзидарә рәисе Л.В. Кутузова чыгыш ясады. 

Кичә барышында танылган авторларның гүзәл затларга багышланган шигъри юллары яңгырады. Китапханә кунаклары бик теләп тематик әдәби викторина һәм бәйгеләрдә катнашты. Бәйрәм рухында, чәй өстәле артында чарада катнашучылар яшьләрчә дәрт белән җыр жанрында үзләренең сәләтләрен күрсәтте.

Чара беркемне дә битараф калдырмады, кунаклар яхшы кәеф белән өйләренә кайтып китте. 

Поделиться: